tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә яшәүче 8 яшь белгеч Татарстанда уздырылган форумда катнашты
Төркиядә яшәүче 8 яшь белгеч Татарстанда уздырылган форумда катнашты

Төркиядә яшәүче 8 яшь белгеч Татарстанда уздырылган форумда катнашты

26-30 ноябрьдә Казанда Талантлар университеты тарафыннан VI Татарстаннан читтә яшәүче яшь белгечләр форумы үтте. Әлеге форумда Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Америка Кушма Штатлары, Алмания, Дания, Төркия, Үзбәкстан, Кытайдан барлыгы 50 кеше катнашты.

Форумга Татарстанның үсеше өчен тәкъдим ителгән фикер-проектларыбызга күрә кабул ителдек. Төркиядән Истанбул, Измир, Эрзурум шәһәрләрендә яшәүче сигез яшь белгеч катнашты.

Быелгы форумда, аеруча, фикерләребезне проект хәленә, әзер проектларыбызны исә тиешле дәрәҗәгә китерү өстендә эшләнде. Проектлар форумның соңгы көнендә
Талантлар университетының башкарма директоры Акмалов Айдар, АКО “Туризмны үстерү үзәге”нең генераль директоры Дилбәр Садыкова, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Яшьләргә продюсерлык ярдәм күрсәтү программасы җитәкчесе Әдилә Әхмәтова, РТ Яшьләр эшләре буенча министрының I урынбасары Тимур Сөләйманов каршында якланды.

Форум кысаларында Мәгариф һәм фән, Сәнәгать һәм сәүдә, Яшьләр эшләре, Сәламәтлек саклау, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары, Visit Tatarstan оешмасы, Талантлар университеты, Информацион технологияләр үзәге вәкилләре белән күрештек. Фәрид Бикчәнтәев буенча “Җанкисәккәем“ спектакленә барып ял иттек.

Шулай ук, “Талантлар ачу” форумының “Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын ачу һәм гамәлгә ашыру өчен экосистема” баш астындагы пленар сессиясендә катнаштык. Пленар сессия түбәндәге спикерларның катнашуы белән узды:

  • Роман Шәйхетдинов  – ТР премьер-министры урынбасары;
  • Денис Кравченко  – РФ Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек Комитеты рәисе урынбасары;
  • Александр Терентьев  – ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Президент Департаменты җитәкчесе, АКО “Казан талантлар ачык университеты 2.0” идарәсе рәисе;
  • Жанна Кадылёва  – Стратегик инициативалар агентлыгының “Яшь профессионаллар” юнәлеше инициативалар үзәге директоры;
  • Наталья Кравченко  –  “Кружковое движение” ассоциациясенең стратегик үсеш буенча директоры;
  • Олег Пелевин  – ТР икътисад министры урынбасары.

Роман Шайхутдинов:
“Барысы да балачактан башлана.
Һәркем нәрсәдәдер талантлы.
Иске ысуллар белән яңа асылларны үстерү мөмкин түгел.
Иң төп талант – үзеңдә талант табу.
Кешеләр белән аралашудан курыкмагыз.
Мөһиме – бер урында тормагыз”.

Денис Кравченко:
“Илдә зур проблема бар: илдән китүчеләр саны югары уку йортларын тәмамлаучылар арасында 4 тапкыр, фәнни дәрәҗәгә ия булганнар арасында исә 2 тапкыр артты.
Талантларны ачыкларга, талантларны үстерергә, талантлар белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Шулай ук, илгә кайтырга теләүчеләрнең саны артсын өчен шартлар тудырырга кирәк”.

Жанна Кадылёва:
“Мәгълүмат һәм төрле инициативалар арасында коммуникация – үсешен иртәгесе көне”.

Наталья Кравченко:
“Талантлар – югары академик күрсәткечләргә ия булганнар гына түгел, ә яңалык тудыру теләге булганнар да.Алар кадрлар булмаячак. Алар үзләренекен булдырачак”.

Форумда катнашучыларга сертификатлар бирелде.

Айгөл Зара Кәбирова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*