tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Юрт-ора авылында
Татарстан делегациясе Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Юрт-ора авылында

Татарстан делегациясе Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Юрт-ора авылында

Бүген Татарстан делегациясе эш сәфәре кысаларында Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Юрт-ора авылында булды. Елъязма буенча, Себер татарлары биредә XIII гасырдан ук яши башлаган. Бүгенге көндә авылда 50 хужалык исәпләнә.

Авылда менә дигән мәчет бар, аны 2014 елда салганнар. Мәчет имамы Навил хәзрәт Шаһабетдинов Юрт-ораны үстерүгә зур өлеш кертте. 6 ел Россия ислам институтында укып, ул Юрт-ора авылына килә һәм җирле мәчетнең имамы була. Мәчет беркайчан да буш тормый. Чөнки анда татарлар гына түгел, руслар да бик кызыксынып керә. “Җомга намазына 20 ләп кеше килә”, ди хәзрәт. Менә бүген дә ул татар телендә вәгазь сөйләде.

Авылда кайбер кешеләрнең спутник телевидениесе дә бар. Тирә-юнь күршеләр бергә җыелып, ТНВ-планета каналын карыйлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*