tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар, нәширләр, газета һәм журнал редакцияләрендә эшләүчеләрне, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм әһелләрен, барлык басма һәм цифрлы мәгълүматны әзерләү, бастыру һәм тарату белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрне Россия матбугаты көне белән котлады. Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

«Тарихта калган ел кыен булды, ул безне күп кенә әйберләргә башкача карарга өйрәтте. Шушы гади булмаган шартларда республика массакүләм мәгълүмат чаралары һөнәри осталыкларын һәм җәмгыять алдында җаваплы булуларын тагын бер мәртәбә күрсәтте. Шуңа күрә дә Татарстанның журналистлар җәмәгатьчелеге Россиядә иң көчлеләрдән санала, аның нык традицияләре һәм үз һөнәри мәктәбе бар. Татарстан Республикасының хакимият һәм идарә органнары сезнең хезмәтегезне югары бәяли һәм нәтиҗәле сөйләшү өчен һәрвакыт ачык булырга омтыла. Шулай эшләсәк кенә, без уңай мәгълүмат дөньясын һәм халык белән җанлы элемтә булдыра алачакбыз.

Нинди генә шартларга да карамастан, илебезнең күпмилләтле халкының һәрвакыт бергә һәм бердәм булуы, авыр вакытта ярдәм кулы сузарга ашкынып торуы горурландыра. Бу үзгәрмәс сыйфатлар – илнең мәдәни нигезе. Граждан тынычлыгы һәм милләтара татулыкның ныклыгы күп очракта республика журналистларының иҗади эшенә, гаделлегенә, теге яисә бу теманы тирәнтен белүенә һәм һәрьяклап үлчәнгән карашына бәйле. Массакүләм мәгълүмат чаралары агымдагы хәлләрне тасвирлап кына калмый, ә вакыйгалар агышына куәтле йогынты да ясый, һәм, бу җәһәттән, бүгенге көн кадагындагы мәсьәлә булган ватанпәрвәрлекне һәм халыкларыбызның традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен алга таба да актив яктыртуыгызга ышанабыз. Бүген бу мәсьәләләр иң беренчел әһәмияткә ия һәм 2023 елны Россия Федерациясендә Укытучы һәм остаз елы, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы итеп игълан итү һич кенә дә очраклы хәл түгел.

Кадерле дуслар! Бәйрәм көнегездә җәмгыять һәм дәүләт алдында торган авыр, кайвакыт каршылыклы мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашуыгыз, сезнең нәтиҗәле хезмәттәшлегегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдерәм. Сезгә иҗади куәт, яңа идеяләр һәм кызыклы проектлар, илһам чишмәгезнең саекмавын, үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!» диелә котлауда.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*