tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан галимнәре катнашында язылган «Россиядә ислам тарихы» китабы чыкты
Татарстан галимнәре катнашында язылган «Россиядә ислам тарихы» китабы чыкты

Татарстан галимнәре катнашында язылган «Россиядә ислам тарихы» китабы чыкты

Бүген Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин журналистларга «Россиядә ислам тарихы» китабын тәкъдим итте.

Рәфикъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, «Россиядә ислам тарихы» китабы – ул безнең илдә ислам дине үсешен илкүләм чагылдырган беренче басма. Ул VII гасырда Дербент шәһәрендә ислам дине кабул ителүдән бүгенге көнгә кадәрле чорны колачлый. Китапта мөселман берләшмәләренең барлыкка килүе һәм эшчәнлеге, хәзерге шартларда ислам дине күтәрелешенең төп тенденцияләре яктыртыла.

Фәнни монографияне язуда Россиянең төрле төбәкләреннән Рәфикъ Мөхәммәтшин җитәкчелегендә  22 галим катнашкан. Шуларның яртысы – Татарстаннан. Алар арасында фән докторлары Искәндәр Измайлов, Радик Салихов, Илдус Заһидуллин, Айдар Хәбетдинов, фән кандидатлары Айдар Ногманов, Илшат Мөхәммәтзарипов, Резедә Сафиуллина-Ибраһимова бар.

Рәфикъ Мөхәммәтшин «Россиядә ислам тарихы» монографиясен фәнни басма дип таныштырды. Анда чыганакларга меңнән артык сылтама бирелгән. Ислам тарихын тирәнтен өйрәнүчеләр сылтамалар аша төп чыганаклардан тулырак мәгълүмат туплый ала. Галимнәр өчен сылтамаларның әһәмияте зур.

Яңа китап 1000 данә белән Казанда басылган. Ул сатуга чыкмаячак, ә Россия китапханәләренә, ислам дине буенча белем бирүче уку йортларына таратылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*