tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәдрәсәләре арасында IV Республикакүләм Коръән уку бәйгесе үткәрелә
Татарстан мәдрәсәләре арасында IV Республикакүләм Коръән уку бәйгесе үткәрелә

Татарстан мәдрәсәләре арасында IV Республикакүләм Коръән уку бәйгесе үткәрелә

Рабигыль-ахир аеның 21нче көнендә (5нче ноябрьдә) Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 29 һәм 30нчы җүзләрен белү буенча IV Республикакүләм бәйге узачак. Әлеге бәйгене оештыручылар – Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Усман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе.

Бәйгенең максаты – мәдрәсәдә укучы шәкертләрнең Коръән белемнәрен үстерү, Коръән өйрәнү һәм ятлау өчен кызыксыну уяту. “Булачак имамнар Коръәнне яхшы, дөрес итеп, хатасыз укырга тиеш”, – дип билгели Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов.

Бәйгедә чыгыш ясаучыларга Коръән белгечләреннән һәм хафизлардан торган мәртәбәле жюри бәя бирәчәк: Коръән һәм Сөннәт эшләре буенча Бөтендөнья оешмасының вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Коръән мөгаллиме, хафиз Әхмәт хәзрәт Ибраһимов һ.б.

Конкурста барлыгы 11 уку йортыннан 5 кешедән торган командаларның катнашуы көтелә.

Коръән бәйгесен үткәрү урыны: Казан халыкара ат спорты комплексы бинасы.

Башлана: сәг. 09.00-дә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*