tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды

Җөмәдел-әүвәл аеның 2-нче көнендә (17-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә район мөхтәсибәтенең 2020 елда башкарылган эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.

Татарстан мөселманнары башлыгын республикабызның баш казые һәм Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, район имамнары белән беррәттән, күрше районнардан – Кукмара мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Теләче мөхтәсибе, төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев каршы алды.

Беренче эш итеп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, тирә-як районнарның имам-мөхтәсибләре һәм башка кунаклар Балтач районы Норма авылында булды, алар биредәге мәчет каршындагы курслар эшчәнлеге белән танышты. Норма авылында дини дәресләрне үткәрү өчен махсус бина төзелеше 2018 елда башланды. Аның төзелеше эшмәкәрләр һәм авыл халкы ярдәме белән алып барылды. Бина быелның 18 октябрендә ачылды һәм белем алу өчен барлык мөмкинлекләр булдырылды. Биредә бик теләп яше-карты дини белемнәрен арттыра ала, барлыгы 6 укытучы белем бирә. Җәлил хәзрәт яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия һәм ислам кыйммәтләрен җиткерүдә мәчет каршындагы курсларның әһәмиятен билгеләп, бинаны төзүчеләргә, биредә белем бирүче мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннары мөфти хәзрәт катнашында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның чыгышлары тыңланды, алар Коръән аятьләрен укып күрсәтте, дини шигырьләр, мөнәҗәтләр сөйләде. Камил хәзрәт яшь буын вәкилләренең чыгышларын югары бәяләп, балаларга бүләкләр тапшырды.

Алга таба кунаклар Балтач мөхтәсибәтенең еллык йомгаклау җыелышында катнашу өчен Балтач Үзәк мәчетенә юнәлде. Җыелышта Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, республикабызның Теләче, Кукмара, Саба, Әтнә мөхтәсибләре, Балтач мөхтәсибәтнең уку-укыту, яшьләр эшләре, дәгъвәт өчен җаваплы вәкилләре, Балтач районының 44 мәчетеннән килгән имамнар, мөгаллимнәр, абыстайлар катнашты. Коръән уку белән башланып киткән җыелышта Җәлил хәзрәт мөфтине һәм башка кунакларны ел дәвамында мөхтәсибәттә башкарылган эшләр белән таныштырды. Имам-мөхтәсиб дөньякүләм пандемия шартларында да районда балалар өчен рухи тәрбия бирү эшчәнлеге тукталмавына игътибар юнәлтте, балалар өчен төрле чараларның дистанцион форматта үткәрелүен дә ассызыклап узды. Җәлил хәзрәт нәзарәт җитәкчелегенә коронавирус пандемиясе көчәйгән вакытта мәчетләргә җибәрелгән матди ярдәмнәр өчен зур рәхмәтен җиткерде. Әлеге финанс мөмкинлек тиешле чаралар күреп, кичекмәстән мәхәллә халкы белән эшчәнлекне туктатмаска этәргеч бирүне, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү эшен алып бару өчен зур ярдәм итүен билгеләп үтте.

Алга таба барлык кунакларны һәм имамнарны сәламләү сүзе белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул мөхтәсибәттә башкарылган күпкырлы эшчәнлекне югары бәяләде, киләсе елга максат-бурычлар куйды һәм вәгазь, нәсыйхәт сүзләрен җиткерде:

– Иң динсез кеше дә иң ким дигәндә мәчетләребезгә өч тапкыр килә — тугач, өйләнгәндә һәм үлгәндә. Тәнкыйтьләсәләр дә, алар барыбер имамнарга мохтаҗ. Шуңа күрә сабыр булыйк. Аллаһы Тәгалә Үзе риза булырлык гамәлләр кылырга насыйп кылса иде. Игелекләребез өчен Раббыбыз савапларын арттырсын, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен. Нәрсә генә эшләсәк тә, барыбер тәнкыйть сүзе әйтелер. Андый чакта нишләргә? Безгә эшләргә кирәк, Аллаһ ризалыгы өчен эшне дәвам итәргә кирәк. “Син барлык кешеләрне дә разый итә алмаячаксың. Шул сәбәпле, Раббың белән элемтәне ныгыт, Раббың белән араң яхшы булганнан соң, кешеләргә игътибар итмә”, – дигән имам Шәфигый. Пәйгамбәребез ﷺ әйткәнчә, кем дә булса кешеләргә рәхмәтле була алмаса, ул Аллаһка да рәхмәтле була алмый.

Шул уңайдан мөфти хәзрәт хезмәт алдынгыларына – Арбаш мәчете мөгаллимәсе Рәкыя Хөсәеновага, Чутай авылы мәчете имам-хатыйбы Рәшит Габдуллинга, Комаров-Завод авылы мәчете имам-хатыйбы Рифат Минмуллинга, Смәел авылы әхлак укытучысы Гүзәл Закировага рәхмәт хатлары тапшырды, ә Балтач Үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Рамил Бикбаевны нәзарәтнең медале белән бүләкләде. Шулай ук Җәлил хәзрәт район мөхтәсибәте тарафыннан тырышып хезмәт куючы шәхесләрне билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*