tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә иң яхшы әниләр бүләкләнде
Түбән Новгород өлкәсендә иң яхшы әниләр бүләкләнде

Түбән Новгород өлкәсендә иң яхшы әниләр бүләкләнде

Сергач районының халыкны социаль яклау бүлеге район администрациясе белән берлектә Әниләр көненә багышлап “Иң яхшы әни” дигән конкурс игълан иткән иде. Аның шартлары буенча катнашучы характеристикасын, балаларының казанышлары, алар белән бергәләп төрле чараларда катнашулары турында информация эш төркеменә тапшырырга тиеш иде. Әлбәттә, балаларын тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, гаилә традицияләрен торгызу һәм саклап үстерү кебек факторлар да исәпкә алынды.

Конкурста өч дистәгә якын әниләр катнашкан һәм районның җирле үзидарә башлыгы Олег Радаев рәислегендәге компетентлы жюри иң яхшы дип табылган эшләр буенча ун катнашучыга “Иң яхшы әни” исеме бирергә карар кылган. Үткән җомга көнне аларны район администрациясенең актлар залында тантаналы рәвештә котладылар һәм бүләкләделәр.

Тантанада Олег Анатольевич һәм районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Калачева җылы котлау сүзләре җиткергәннәр һәм, беренче чиратта, өлкә бүләген тапшырганнар – III дәрәҗә күп балалы әниләр Дипломына Мөтеравылдан Лима Жалилова лаек булган. Губернаторның бу бүләге регион буенча һәр ел нибары ун әнигә бирелә һәм шул унның берсе безнең милләт вәкиле булуы шатландыра.

“Иң яхшы әни” исеменә лаек булган ун ханымның да икесе милләттәшләребез – Галия Гришина (Кочко-Пожар – Сергач) һәм Галина Идрисова (Мөтеравыл). Тагы да өч әни район администрациясе исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Шуларның берсе – кочкопожарлы Наилә Жиһаншинага тапшырылды. Бу ханымнар өчесе – Лима, Галия, Наилә өчәр бала тәрбиялиләр. Галинаның улы белән кызы горурлыгы. Без дә аларны югары бүләкләргә ия булуларын котлыйбыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*