tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Үзбәкстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашты
Татарстан мөфтие Үзбәкстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашты

Татарстан мөфтие Үзбәкстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашты

Кичә, зөлкагъдә аеның 6нчы көнендә (16нчы июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов эш сәфәре кысаларында Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашты. Эшлекле сәфәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанның рәсми делегациясе составында уза.

Үзбәкстан Республикасында 32 млн кеше яши, шуларның бер процентын татарлар тәшкил итә – бу 300 меңнән артык кеше дигән сүз. Татарларның күпчелеге Ташкент һәм Ташкент өлкәсенә туры килә – биредә 150 мең татар гомер итә. Бохара һәм Бохара өлкәсендә 7,5 мең милләттәшебез яши.

Үзбәкстанда – чит илдәге иң зур татар диаспораларының берсе урнашкан. Узган гасырның 90нчы еллары чигендә ил башкаласында Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге төзелә.

Татарстан Президенты Үзбәкстанга сәфәре кысаларында даими рәвештә милләттәшләребез белән очрашулар үткәрә. Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән 2017, 2018 һәм 2019 елларда очрашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*