tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башланды
Татарстан мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башланды

Татарстан мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башланды

Язгы каникул чорында (мәктәп балалары 23 марттан ял итә башлады) Татарстан мөхтәсибәтләре рухи-сәламәтләндерү чаралары оештыра. Традицион рәвештә республика мәчетләрендә балалар өчен танып белү, күңел ачу программасы әзерләнде, ул үз эченә әхлак һәм тәрбия курсларын, Ислам нигезләре буенча дәресләрне, Коръән уку һәм сүрәләр ятлауны, шулай ук Коръән уку бәйгеләрен ала.

Аерым алганда, каникул көннәрендә Нурлат һәм Баулы мөхтәсибәтләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен Ислам нигезләре буенча уку-танып белү курслары уздырыла. Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә дә дин нигезләре һәм ислам тәрбиясе буенча дәресләр үткәрелә.

27 мартта Яр Чаллының “Ак мәчете”ндә (Яңа шәһәр, 2/14) мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар өчен 24 нче тапкыр традицион республикакүләм Коръән уку бәйгесе узачак. Чара иртәнге тугызда башланачак. Барлык сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефон: +7 (8552) 56-65-99; +7 (8552) 38-67-02. Бәйге турында тулырак – нигезләмәдә.

30 мартта Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе узачак. 31 мартта мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен шундый ук конкурс Питрәчтә оештырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*