tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты «Изге Болгар җыены»на килүчеләрне сәламләде
Татарстан Президенты «Изге Болгар җыены»на килүчеләрне сәламләде

Татарстан Президенты «Изге Болгар җыены»на килүчеләрне сәламләде

Бүген Болгар музей-тыюлыгында «Изге Болгар җыены» узды. Чараны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

«Бу бәйрәм – барыбыз өчен дә зур вакыйга. Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында бик күп чаралар уза, бәйрәм гомумфедераль чара дип игълан ителде», – дип сәламләде Президент халыкны.

Аның сүзләренчә, быел җыенда ислам дөньясы вәкилләре, Ул KazanSummit форумына килгән илчеләрнең бу чарада булуын ассызыклады. Шулай ук XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары да катнаша.

«Безнең белән булганыгыз өчен һәммәгезгә дә рәхмәт! Республика гөрләп торсын, дөньялар тыныч, дәүләтебез көчле булсын», – дигән теләкләрен җиткерде Президент.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*