tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов барлык битараф булмаган кешеләрне Җәмигъ мәчете төзелешендә катнашырга чакырды
Рөстәм Миңнеханов барлык битараф булмаган кешеләрне Җәмигъ мәчете төзелешендә катнашырга чакырды

Рөстәм Миңнеханов барлык битараф булмаган кешеләрне Җәмигъ мәчете төзелешендә катнашырга чакырды

Татарстан Республикасында зур бәйрәм. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы кую тантанасы узды. Әлеге изге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Татарстанда күп кенә мәчетләр халык ярдәме белән төзелде. Яңа Җәмигъ мәчете дә искәрмә түгел. Акча җыю белән «Игелек — Доброта» хәйрия фонды шөгыльләнәчәк. Һәр теләгән кеше бу изге эшкә үз өлешен кертә ала», — дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.

«Кадерле дуслар, Аллаһ тәгалә яңа мәчет төзелүгә догаларыгызны, ихлас ниятләрегезне кабул итсен. Халкыбызның дине ныгысын, Аллага тапшырып, эшебезне башлап җибәрәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 tnv.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*