Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Россиянең башка төбәкләре өчен татар телендәге 5,8 мең дәреслек сатып алды
Татарстан Россиянең башка төбәкләре өчен татар телендәге 5,8 мең дәреслек сатып алды

Татарстан Россиянең башка төбәкләре өчен татар телендәге 5,8 мең дәреслек сатып алды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиянең башка төбәкләре өчен татар телендәге 5,8 мең дәреслек сатып алды. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Россиянең башка төбәкләре өчен татар телендә дәреслекләр якынча 3 млн сумга сатып алынуын искәртте.

Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, Россиянең 26 субъектында татар теле укыту планнары буенча өйрәнелә, илнең җиде төбәгендә татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү өчен якшәмбе мәктәпләре эшли.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*