Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Чуашстан татарларының “Карындашлар” исемле якташлар оешмасы барлыкка килде
Татарстанда Чуашстан татарларының “Карындашлар” исемле якташлар оешмасы барлыкка килде

Татарстанда Чуашстан татарларының “Карындашлар” исемле якташлар оешмасы барлыкка килде

Казанда тагын бер иҗтимагый хәрәкәткә караган оешма булдырылды. Татарстанда Чуашстан татарларының “Карындашлар” исемле якташлар оешмасы барлыкка килде.

Өмет хисләре белән ясалды әлеге оешма. Чуашстанда яшәүче татарлар Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрдән үзләренә игътибар көтсә, Татарстанда яшәүче Чуашстан татарлары күбрәк бер-берсе белән танышып булышып яшәүне өмет итә. Алдагы көннәрдә туганлык хисләре белән бердәм чараларны ике якта да үткәреп, кайтып-барып йөрүләр күздә тотыла.

Оештыру эшендә Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте исеменнән төрле татар авылларыннан 27 кеше катнашты. Казанда яшәүче танылган милләтпәрвәрләребез дә әлеге чарада катнаштылар һәм әлеге яңа “Карындаш” оешмасын хуп иттеләр, ике яктан да бердәм тавыш биреп, оешманы төзеделәр.

“Карындаш” якташлар оешмасының рәисе итеп Киаметдин улы Фәнис Чабатов сайланды. Киләчәктә Татарстанда яшәүче татарларны барлап Казанда оешманың Президиумы төзеләчәк. Апрель аенда Казанда Ркаил Зәйдулланың яңа китабына презентация, Чуашстанда Халыкара төрки халыкларының “Урмай зәлидә” фестивале, иң зурысы – 7 нче июльдә Чабаксар шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак.

Фәрит Гыйбатдинов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*