tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башлана
Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башлана

Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башлана

Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башлана.

Конкурс 10 зонада оештырылган, ул 10 февральдән 4 мартка кадәр узачак. Рейтингта беренче 20 позициядә торган 20 укытучы конкурсның йомгаклау этабына чакырылачак.

Конкурсны уздыруның максаты – туган тел һәм әдәбият укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны арттыру.

Конкурсның зона этабында муниципаль этапта җиңүчеләр – туган тел һәм әдәбият укытучылары катнаша ала.

Катнашучылар өчен 2 конкурс сынавы каралган:

– туган (татар) теле яисә туган (татар) әдәбияты буенча дәрес;

– «Мастер-класс» (конкурсантның гамәли эшендә үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган һөнәри эшчәнлек ысулларын күрсәтүче чыгыш).

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*