tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида мөселман мәхәлләсе “Мохтаҗны ашат” дип аталган хәйриячелек акциясен башлап җибәрде
Ульяновскида мөселман мәхәлләсе “Мохтаҗны ашат” дип аталган хәйриячелек акциясен башлап җибәрде

Ульяновскида мөселман мәхәлләсе “Мохтаҗны ашат” дип аталган хәйриячелек акциясен башлап җибәрде

Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мөселман мәхәлләсе – мәчет хәйриячелек эшчәнлеге белән актив рәвештә шөгыльләнә. Районның халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә инвалид балаларга, мохтаҗ кешеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр.

Яңа ел бәйрәме алдыннан мәхәллә җитәкчелеге “Мохтаҗны ашат” (“Накорми нуждающегося”) дип аталган хәйриячелек акциясен башлап җибәрде. Хәзер һәр атнаның җомга көнендә – намаздан соң дистәләгән кешене яңа гына пешкән тәмле кайнар пылау һәм хуш исле чәй белән сыйлыйлар. Бу хакта “Өмет” газетасы хәбәр итә.

Мөселман мәхәлләсе әлеге акцияне “Сәдака” хәйриячелек фонды белән бергә үткәрә.

“Сөекле Пәйгамбәребезнең хәдисендә, күршеңнең тамагы ач булуы турында белә торып, йокларга ятма, диелгән. 31 декабрьдә үткәрелгән беренче акция барышында 150 кешене ашаттык. Ә 14 гыйнварда 100 порция пылау таратылды. Мәхәллә белән күршедә генә урнашкан йортларда яшәүчеләр бик теләп килеп алалар. Өйдә авыру ирем яки балам ята, аңа да өлешен бирегез әле, дип әйтүчеләр бар. Беркемне дә кире борып җибәрмибез, мөмкин кадәр күбрәк мохтаҗ кешене ашатырга тырышабыз”,- ди мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов.​

“Сәдака” хәйриячелек фонды җитәкчесе Фәрит Галяутдинов әйтүенчә, шундый игелекле эш-гамәлләр башка милләт һәм дин кешеләрендә исламга, мөселманнарга карата хөрмәт хисе тәрбияли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*