tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда “Изге әманәт” бәйгесендә җиңүче иң яхшы мәчетләр һәм иң яхшы имам-хатыйблар билгеләнде
Татарстанда “Изге әманәт” бәйгесендә җиңүче иң яхшы мәчетләр һәм иң яхшы имам-хатыйблар билгеләнде

Татарстанда “Изге әманәт” бәйгесендә җиңүче иң яхшы мәчетләр һәм иң яхшы имам-хатыйблар билгеләнде

Казанда ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән республикакүләм “Изге әманәт” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев,  республикабыз казыйлары, имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларны сәламләп, Диния Нәзарәтенең Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында алып барылган эшчәнлеге белән таныштырып узды. Ул беренче онлайн-мәдрәсәсенә зур игътибар биреп, анда ел дәвамында 50 мең “шәкерт” белем алуын, 400 кешенең, мәдрәсәне тәмамлап, сертификатка ия булуын, анда хәтта Кытайдан да белем эстәүчеләр барлыгын әйтте. Нәзарәт проектлары арасында шулай ук “Казан басма” татар милли компьютер шрифтын эшләү, әлеге шрифт нигезендә халыкара стандартларга туры китерелгән яңа Коръән басмасы әзерләнү, 100 мәчеттә татар теле курслары оештырылу, татар телен саклау һәм үстерү, дини мирасны һәм тарихны өйрәнү буенча олимпиадалар һәм конференцияләр, иҗади бәйгеләр, “Туган батыр” образы буенча башкарылган эшләр турында сөйләп узды.

– Элек халыкның ризык киштәсен кайгырткан булсам, хәзер, яңа вазифага күчкәннән соң, күңел киштәсен кайгыртырга туры килә. Үлчәүгә салып булмый торган әлеге вазифаны, сездән – имамнардан башка эшләп булмый. Мәчеткә керүченең күңеле бөтенләй үзгәрә, мәчеттә әйтелгән һәр сүз искиткеч үтемле тәрбия сүзенә әйләнә. Мәчет яныннан үтеп киткән кешеләр дә изгелек, сафлык турында уйлый башлый. Телебез язмышын хәл иткәндә дә без сезнең белән бергә күңел сафлыгы, рухи чисталык, кыйбланы югалтмау, шуның белән бергә милли традицияләрне, гореф-гадәтләребезне югалтмау турында уйлыйбыз. Телне сөйләшү чарасы дип кенә кабул итмәскә кирәк, безнең яшәү рәвеше тел белән тыгыз бәйләнештә. Республикабызда 1500дән артык мәчет халкыбызга хезмәт күрсәтә икән, иң үтемле аудитория сездә һәм сезнең белән бергә мәчеттә. Оста итеп телнең әдәби матурлыгын, нәфислеген тыңлаучыга җиткерә ала торган имам – ул безнең өчен бик кадерле шәхес. Әлбәттә, андый шәхесләр һәрдаим үзенең үсеше, киләчәге турында кайгыртып, күңел эчтәлеген баета барырга тиешләр. Бу өлкәдә Нәзарәт тарафыннан да, башка урыннарда да бик күп матур эшләр эшләнә. Нәзарәт туган телебезне саклау өчен бихисап эшләр башкарды. “Изге әманәт” бәйгесендә катнашкан өчен зур рәхмәт, – диде Марат Әхмәтов.

2020 елның азагында Татарстан мәчетләрен һәм имамнарны татар телле проектларны тормышка ашыруга җәлеп итү әһәмиятеннән чыгып, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга махсус бәйге үткәрү тәкъдиме белән чыккан иде. Шул рәвешле, татарлар арасында милли-дини үзаңны тәрбияләү буенча эшчәнлек алып баручы иң яхшы мәчетләр һәм иң яхшы имам-хатыйбларны билгеләүче Республикакүләм “Изге әманәт” бәйгесе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм татар-мөселман традицияләрен саклау, мөселманнарда милли үзаң тәрбияләү, татар телле мохитне үстерү һ.б. максатыннан чыгып, 2021 ел дәвамында үткәрелде.

Бәйге берничә этапта үткәрелде һәм Татарстанның һәр почмагын колачлады: әүвәл Татарстанның барлык районнарында сайлап алу конкурслары узды; аннан төбәк дәрәҗәсендәге турда җиңүчеләрнең портфолиолары Татарстанның төбәк казыятләренә тапшырылды; нәтиҗәдә финалда катнаштыру өчен 9 казыят һәр алты номинациясендә берәр катнашучының портфолиосын сайлап алды. Казыйлар шурасы утырышының берсендә бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланды.

Эшләргә бәя биргәндә мәхәллә халкы, аеруча балалар һәм яшьләр арасында, милли-дини үзаң тәрбияләү буенча системалы һәм актив рәвештә тәрбияви-педагогик эшчәнлек алып баруга, татар телен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауга юнәлтелгән төрле массакүләм чаралар уздыруга игътибар бирелде. Бәйгегә килгән материаллар 6 номинация буенча бәяләнде: “Балалар өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Яшьләр өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Өлкәннәр өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Электрон ММЧ-да һәм социаль челтәрләрдә иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Иң яхшы имам-хатыйб”. Бәйге номинацияләрендә җиңүче һәм призерлар булып танылган иң яхшы мәчетләр диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнде:

1 урын – 150 мең сум

2 урын – 120 мең сум

3 урын – 70 мең сум

“Иң яхшы имам-хатыйб” номинациясендә призлар – 150 мең сум, 100 мең сум һәм 50 мең сум.

Төбәк дәрәҗәсендәге турда 236 портфолио катнашты. Финалга шуларның 54-се чыкты. Нәтиҗәдә иң яхшы 15 мәчет һәм 3 имам-хатыйб ачыкланды.

Җиңүчеләр исемлеге: 

Номинация

урын

урын

урын

1 «Балалар өчен татар телле проектларны тормышка ашыручы иң яхшы мәчет»

Яшел Үзән мөхтәсибәте

Яшел Үзән шәһәре «Тарихи» мәчете

Төньяк-көнбатыш төбәге

Чистай мөхтәсибәте

Чистай шәһәре

«Нур» мәчете

Көньяк төбәге

Яңа Чишмә мөхтәсибәте

Акъяр авылы мәчете

Көньяк төбәге

2 «Яшьләр өчен татар телле проектларны тормышка ашыручы иң яхшы мәчет»

Алабуга мөхтәсибәте Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчете

Төньяк-көнчыгыш төбәге

Мамадыш мөхтәсибәте

Яңа Комазан авылы «Рәшидә» мәчете Төньяк-көнчыгыш төбәге

Әгерҗе мөхтәсибәте «Нур» мәчете

Төньяк-көнчыгыш төбәге

3 «Өлкәннәр өчен татар телле проектларны тормышка ашыручы иң яхшы мәчет»

Бөгелмә мөхтәсибәте Бөгелмә шәһәре

Үзәк мәчете

Көньяк-көнчыгыш төбәге

Кукмара мөхтәсибәте Туеш авылы мәчете

Төньяк төбәк

Мөслим мөхтәсибәте Вәрәшбаш авылы мәчете

Көнчыгыш төбәге

4 «Гаилә кыйммәтләрен саклау буенча татар телле проектларны тормышка ашыручы иң яхшы мәчет»

Казан шәһәре

Совет районы мөхтәсибәте

«Гаилә» мәчете

Башкала төбәге

Баулы мөхтәсибәте Кызылъяр авылы «Җәмиг» мәчете

Көньяк-көнчыгыш төбәге

Яр Чаллы мөхтәсибәте

«Ак мәчет» мәхәлләсе

Кама буе төбәге

5 «Электрон ММЧ-да һәм социаль челтәрләрдә иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет»

Яр Чаллы мөхтәсибәте

«Чаллы Яр» мәчете

Кама буе төбәге

Буа мөхтәсибәте

Буа шәһәре

№8 мәчете

Көньяк-көнбатыш төбәге

Мөслим мөхтәсибәте

«Җәмиг» мәчете

Көнчыгыш төбәге

6 «Иң яхшы имам-хатыйб»

Закиров Әнәс Мәгъсүм улы

(Яшел Үзән мөхтәсибәте Бакрчы авылы мәчете)

Төньяк-көнбатыш төбәге

Абдуллин Радик Ирек улы

(Әлки мөхтәсибәте

Урта Әлки авылы «Мөгаллим» мәчете)

Көньяк төбәге

Латыйпов Тимур Фәрит улы

(Питрәч мөхтәсибәте Шәле авылы мәчете)

Төньяк-көнбатыш төбәге

 

Белешмә. Татар телен һәм татар-мөселман үзенчәлекләрне саклау ТР МДН эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Мөфтият, аның гамәлгә куйган оешмалары, мәчетләре һәм уку йортларының эше татар телендә алып барыла. Моннан тыш, ТР МДН республика мәчетләрендә татар телле мохит булдыру һәм саклау буенча берничә башлангыч алып бара. Мисал өчен, мәчетләрнең мәйданчыклары татар теле курсларын, дини, иҗтимагый, яшьләр һәм балалар өчен махсус татар телле чараларны, халыкка татар телендә хезмәт күрсәтү һәм консультацияләр бирүне, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче вәгазьләр укуны оештыру өчен файдаланыла. Шул ук вакытта республикадагы мәдрәсәнең 5сендә укыту татар телендә, 3сендә ике телдә алып барыла – бу чит төбәкләрне татар телле һәм милли үзаңлы имамнар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.  Шунысы да әһәмиятле, ТР МДН-да аттестация узган рәсми имамнар өчен таләпләрнең берсе булып татар телен вәгазьләр уку һәм эш хатлары язу дәрәҗәсендә белү тора. Нәзарәтнең аеруча актуаль тәҗрибәсе татар мәктәпләрен гамәлгә кую белән бәйле: бүгенге көндә Әлмәт мөхтәсибәтендә “Нур” мәктәбе, Алабуга мөхтәсибәтендә – “Ихсан” мәктәбе эшләп килә. Шулай ук Нәзарәт татар телендә киң нәшрият эшчәнлеген һәм күпләгән медиапроектларны тормышка ашыра. Шуларның соңгысы – беренче татар онлайн-мәдрәсәсе.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*