tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе Чардаклы районындагы мәчет 30 еллыгын билгеләп үтте
Ульяновск өлкәсе Чардаклы районындагы мәчет 30 еллыгын билгеләп үтте

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районындагы мәчет 30 еллыгын билгеләп үтте

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районындагы мәчетсафка бастырылганнан соң 30 ел вакыт узды. Шул уңайдан мәчет карамагында эшләп килүче мәдрәсәдә бәйрәм чарасы үтте.​Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Тантанада Чардаклы район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров, өлкә мөфтиләре Сәүбән хәзрәт Сөләйманов белән Илдар хаҗи Сафиуллин, район мөхтәсибе, Мирный бистәсе имам-хатыйбы Усман хәзрәт Айбулатов, Чардаклы мәчете имам-хатыйбы Шәрифулла хәзрәт Хисамов катнашты.

Шулай ук чарага өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, район авыллары муллалары, өлкә татар автономиясе президиумы әгъзасы, район татар автономиясен егерме ел җитәкләгән Җәмил Хакимов, автономиянең хәзерге рәисе Җәүдәт Мубинов та килгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*