tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краеның татар яшьләре төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан грантын алды
Пермь краеның татар яшьләре төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан грантын алды

Пермь краеның татар яшьләре төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан грантын алды

Пермь краенда татар яшьләренең «Чәк-чәк» төбәк иҗтимагый оешмасы этномәдәни проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы Россия төбәкләрендә иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан Хөкүмәтенең грантларын алу конкурсында җиңүче булды.

Оешманың матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Этнодесант» проекты татар милләте вәкилләре арасында милли үзаңны арттыру максатыннан гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында татар авыллары активистлары өчен социаль проектлау, күн мозаикасы, социаль челтәрләр алып бару, социаль челтәрләр өчен контент төшерү һәм монтажлау, шулай ук креатив фикерләү буенча мастер-класслар һәм лекцияләр оештырыла.

5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Пермь краенда татарлар күпләп яшәгән урыннарга — Бардым, Октябрь, Кунгур һәм Пермь районнарына бару планлаштырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*