tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Мәдәни ЯЗ» проекты башлана
Татарстанда «Мәдәни ЯЗ» проекты башлана

Татарстанда «Мәдәни ЯЗ» проекты башлана

Иртәгәдән Татарстанда «Мәдәни ЯЗ» проекты старт ала. Ике атна дәвамында Татарстан мәдәният учреждениеләре акцияләр, флешмоблар, бушлай тамашалар һәм башка бик күп чаралар оештыра

Камал театры проект кысаларында 10 мартта 19.00 сәгатьтә «Театр & Музыка. Яхин» спектакленә чакыра. Сәхнәдә Камал театрының җырлаучы артистлары башкаруында Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗатына багышланган театр-музыкаль тарих яңгыраячак.

Керү ирекле, алдан теркәлү сорала. Теркәлү өчен сылтама. “Урыннар саны чикләнгән», дип теркәлеп калырга чакыра театр.

Шулай ук акция кысаларында 10-25 март көннәрендә «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексына (843) 200-12-37 телефоны буенча алдан язылып бушка керергә мөмкин.

Комплекс көн саен 13.00-21.00 кадәр эшли.

Адрес: Татарстан ур., 8 йорт

Проектның инициаторы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*