tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда татар һәм рус телендә “Без” телеканалы эшли башлады
Татарстанда татар һәм рус телендә “Без” телеканалы эшли башлады

Татарстанда татар һәм рус телендә “Без” телеканалы эшли башлады

Татарстанда BEZ-МЫ татар һәм рус телеканалы эшли башлады. Бу хакта телеканалның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина хәбәр итте.

“Без” телеканалы 12 октябрьдән бирле эшли. Күп кенә каналларда эстрада җырлары гына яңгырый. Бездә эстрада да, классика да булачак. Фольклор җырлар да күрсәтеләчәк. Спорт яңалыкларын да яктыртачакбыз, сәясәт тә булачак. Киләчәктә дини тапшырулар да төшерергә планлаштырабыз”, – диде баш мөхәррир.

“Без” телеканалын “Таттелеком” кабель операторындагы 128 каналда һәм “YouTube”тан карап була.

“Әле эшли генә башладык, шуңа күрә күпме кеше карый дигән сорауга төгәл җавап биреп булмый. Тапшырулар Яңа елдан соң эфирга чыгачак. Хәзерге көндә эфирда тәүлек дәвамында төрле концертлар, клиплар карап була”, – ди Айгөл Нәбиуллина.

Телеканалның редакциясе Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1 йортта урнашкан.

Алинә Айдарова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*