tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” дип исемләнгән бәйге дәвам итә
Татарстанда журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” дип исемләнгән бәйге дәвам итә

Татарстанда журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” дип исемләнгән бәйге дәвам итә

15нче февральдә журналистлар өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән иҗади конкурсы старт алды. Быелгы бәйгенең темасы – «Динем – Ислам, милләтем – татар». Исегезгә төшерәбез, материаллар 2020нче елның 15нче февраленнән 30нчы сентябренә кадәр дөнья күргән булырга тиеш.

Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Шулай итеп, оештыручылар журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыра.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма». Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк –  аларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак:

– I урын – 50 000 сум,

– II урын – 40 000 сум,

– III урын – 30 000 сум.

Конкурска татар яки рус телләрендә язылган материаллар кабул ителә. Бер автор берничә номинациядә катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2020нче елның 30нчы сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Тукай урамы, 38, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Гариза үрнәге һәм Конкурс нигезләмәсе – кушымтада.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-59-39.​

Нигезләмә Гариза

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*