tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанга Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев килде
Татарстанга Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев килде

Татарстанга Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев килде

Бүген Казанга Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев килде. Ул дөньякүләм мөһим вакыйга –  “Киләчәк уеннары” Халыкара турнирының рәсми ачылыш тантанасында катнашачак.

Мәртәбәле кунакны “Казан” Халыкара аэропортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев каршы алды. Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев Татарстан Башкаласына Россия Президенты Владимир Владимирович Путин чакыруы буенча килде. Көн дәвамында аны визит программасы буенча уздырыла торган чараларда Вице-премьер Васил Шәйхразыев озатып йөриячәк.

Исегезгә төшерәбез: Бүген Казанда   “Киләчәк уеннары” Халыкара турнирының рәсми ачылышы уза. Бу дөньякүләм вакыйга әле беренче тапкыр гына оештырыла. “Киләчәк уеннары” — гадәти спорт төрләрен һәм цифрлы чынбарлыкны берләштергән ярышлар. Спортчылар башта чын мәйданчыкларда көч сынаша, ә соңыннан — компьютер уеннар кырына чыга. Ярышка 107 илдән 2 меңгә якын кеше килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*