tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Радищевода татар бәйрәме
Радищевода татар бәйрәме

Радищевода татар бәйрәме

Радищево район культура йортында Татар теле һәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм чарасы гөрләп үтте.

Радищево җирлегенең төрле авылларында һәм район үзәгендә яшәүче бер меңнән артык милләттәшебез дуслык җепләрен өзмичә, бердәм булып гомер кичерә. Алар милли бәйрәмгә дә күмәкләшеп килгәннәр иде.

Тантана кунакларын халкыбызның татлы вә затлы ризыгы – чәкчәк белән каршы алдылар. Мәдәният йорты фойесында көне буе татар көйләре яңгырап торды. Биредә татарча китаплар, газета-журналлар, милли аш-су, районның туган якны өйрәнү музее күргәзмәләре белән танышырга мөмкин иде.

Эшмәкәр Камил Бирюков тәкъдим иткән самавырлар күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Төрле чорда, төрле төбәкләрдә эшләнгән дистәгә якын самавыр күргәзмәгә куелган иде. Араларында халкыбыз моңлы көйгә кушып җырлаган җиз самавыр да, заманча эшләнгән бизәклеләре дә бар.

“Әлеге самавырларны халыктан берәмтекләп җыйдым. Һаман да әле эзләнүдә мин”,- ди Камил Юныс улы.

Районның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Зәйтүнә Бирюкова яулык бәйләү буенча кызыклы һәм мавыктыргыч мастер-класс үткәрде. Әлеге остаханә матурлык яратучы гүзәл затларның күңеленә хуш килде.

Татар теле һәм мәдәнияте көнен район хакимияте башлыгы Александр Белотелов ачып җибәрде. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга, гаилә кыйммәтләрен яшь буынга җиткерүгә зур өлеш кертүче милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында район татарларының лидеры, барлык милли һәм дини бәйрәмнәрнең спонсоры, “Дворянская” агрофирмасы җитәкчесе Юныс Бирюков та бар иде. Шулай ук Гүзәлия Нарбикова, Гүзәл Фахретдинова, Фатыйма Шабинская, Рәшид Биксалин, Галия Алимова, Мәрьям Асфандиярова район җитәкчесе кулыннан бүләк алу бәхетенә ирештеләр.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин төрле милләт вәкилләре арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен район җитәкчеләренә, җирле автономиягә һәм Татар мәдәният үзәге коллективына рәхмәтләрен ирештерде. Милли эшләрдә актив катнашучылар – Зәйтүнә Бирюкова, Әлфирә Кәримова, Айсылу Юсупова, Юныс Бирюков, Гөлфия Богданова, Рамил Биккиняев, Рузалия Юсупова Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар автономиясенең Рәхмәт хатларына лаек булды. Рамис Сафин милләттәшләребезне Россия Президентын сайлауларда активлык күрсәтергә, бергә һәм бердәм булырга өндәде.

“Өмет” редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова бәйрәмдә катнашучыларны өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасына язылырга чакырды.

– “Өмет”ебез геройлары – газета укучыларыбыз. Радищево төбәге татар-мөселманнары тормышын даими рәвештә яктыртып барырга тырышабыз,- диде Рузия Генрих кызы.

Ул ярты ел саен ике дистәдән артык милләттәшебезгә “Өмет” газетасына подписка бүләк итүе өчен “Дворянская” агрофирмасы җитәкчесе Юныс Бирюковка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тәбрикләү сүзләре тәмамланганнан соң, милли моңга сусаган тамашачыны Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы, Иске Кулаткы районының үзешчән сәнгать осталары һәм Радищевоның 1 нче балалар бакчасы нәниләре катнашында концерт программасы көтә иде.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*