tatruen
Баш бит / Слайдер / Рамазан ае алдыннан Татарстанда чираттагы республикакүләм “Татар азаны” бәйгесе игълан ителде
Рамазан ае алдыннан Татарстанда чираттагы республикакүләм “Татар азаны” бәйгесе игълан ителде

Рамазан ае алдыннан Татарстанда чираттагы республикакүләм “Татар азаны” бәйгесе игълан ителде

Татарстанда Раамазан алдыннан татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесенә старт бирелде. Чираттагы бәйгедә 5 яшьтән өлкәнрәк һәм балигълыкка ирешмәгән малайлар катнаша ала. Конкурсның төп оештыручысы – “Рухи моң” иҗат берләшмәсе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе.

Бәйге милли мәкам һәм традицион мелодика калыпларын кайтару; татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыру; татар теленең кулланылыш даирәсен арттыру; Татарстан мәчетләреннән яңгыраучы азаннарның сыйфатын яхшырту һәм милли мәкамле азан традицияләрен торгызу максатын куя.

Бәйге шартлары буенча, азан милли көй калыпларына нигезләнгән татар мәкаме белән әйтелергә тиеш. Тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгы кагыйдәләрен бозмау, гарәп теле авазларын дөрес әйтү – төп шарт булып тора. Азан яңгыравыклы, күңелдә якты хисләр уята торган булырга тиеш.

Оештыручылар бөтенләй азан әйтә белмәүче балаларның да бәйгедә катнашуын көтеп кала. “Безнең беренчел максат һәр ир баланы азанга өйрәтү. Һәр ир кеше азан әйтә белергә тиеш!” – ди Марсель Вәгыйзов һәм Марсель Әхмәдуллин.

Конкурс ике этапта уза: 1 нче этап белем бирү курсы рәвешендә оештырыла. «Татар азаны» бәйгесенә гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә. Балалар 11-24 март көннәрендә дистанцион форматта дәрес ала. Аларга “Татар азаны мәктәбе”ндә укып чыгарга, ягъни остазлардан онлайн рәвештә тавыш кую, азан сүзләрен дөрес әйтү, мәкам төзү буенча берничә дәрес алырга кирәк булачак. Остаз белән онлайн рәвештә аерым шөгыльләнү дә каралган.

Мәктәптә уку түләүле: бәясе 500 сум (бер гаиләдән берничә бала катнашканда, икенче балага – 300, өченче балага – 100 сум). Интенсив курска һәм бәйгегә теркәлү өчен акчаны  89274433969 номерына бәйләнгән картага (Тинькоф) җибәрергә һәм түләү турындагы чекны шул ук номерга «ватсапка» юлларга кирәк. Шуннан соң катнашучыга дәресләр тыңлау өчен сылтама җибәрелә.

Дәресләр тәмамлангач, 2 этапта малайлар бәйгегә азан әйтү видеоязмаларын җибәрә. Жюри аларны 25-31 март көннәрендә бәяли. Оештыручылар бәйгедә катнашу шартларын гадиләштерде: видеоларны жюрига мессенджер аша гына юлларга мөмкин.

Бәйгедә җиңүчеләр 10 апрель – Ураза гаете көнне билгеле булачак. Бу көнне узачак гает бәйрәменә бәйгедә катнашучылар һәм финалга чыгучылар чакырылачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*