tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Фирдәүс Түмеркинаның татар гореф-гадәтләренә багышланган китабын тәкъдим иттеләр
Мәскәүдә Фирдәүс Түмеркинаның татар гореф-гадәтләренә багышланган китабын тәкъдим иттеләр

Мәскәүдә Фирдәүс Түмеркинаның татар гореф-гадәтләренә багышланган китабын тәкъдим иттеләр

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәге китапханәсендә «Авыл тарихы һәм имамнары» һәм «Иң мөһим татар традицияләре. Борынгыдан безнең көннәргә кадәр» китаплары презентациясе узды.

Фирдәүс Түмеркина Пенза өлкәсенең Белинский районы Кутеевка авылында туган. Ул туган якны өйрәнүче һәвәскәр. Аның «Авыл тарихы һәм имамнары» китабы 2021 елда чыккан «Шакир-паша эзләре буйлап» дигән элеккеге эшенең дәвамы булып тора. Архивта эшләгәндә ул ата-бабаларының тормышын гына түгел, ә Кутеевка авылы һәм анда яшәгән танылган кешеләрнең тарихын да торгыза алган.

«Иң мөһим татар традицияләре. Борынгыдан безнең көннәргә кадәр» китабында Түмеркина Пенза өлкәсенең Белинский районы Кутеевка авылының борынгы татар гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен тасвирлый.

Чыганак: avtonomiya.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*