tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең 700гә якыны – Мәккәдә, тагын 500-е – юлда
Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең 700гә якыны – Мәккәдә, тагын 500-е – юлда

Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең 700гә якыны – Мәккәдә, тагын 500-е – юлда

Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча, хаҗ сезоны башланганнан бирле 700гә якын татарстанлы Согуд Гарәбстанына барып җитте. Аларның барысы да кунакханәләргә урнашты, ихрамга кереп, кече хаҗ – гомрә  кылуга кереште. Ихрам кешенең хаҗ гамәлләрен үтәргә ниятләвен аңлата. Моннан тыш, Татарстан Республикасыннан тагын 500 хаҗи хәзерге вакытта юлда. 2019 елда Татарстан Республикасына хаҗ кылу өчен 1800 урынлык квота бүлеп бирелде. 245 кешелек 5 төркемнән торган иң зур делегация Казаннан 2 августта очып китәчәк. Хаҗиларның соңгы төркеме башкаладан Согуд Гарәбстанына 4 августта китәчәк.

Татарстан хаҗилары Изге сәфәргә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы программалары буенча бара. Бу Россиядә мөселманнарны хаҗга хәнәфи мәзһәбе нигезендә әзерләүче бердәнбер хаҗ операторы. Республика хаҗилары турларын «ДУМ РТ Хаҗ»ның 4 программасы буенча алган: Казаннан “Стандарт – барысы да кертелгән”, “Супер эконом”, Мәскәүдән “Супер эконом”, “Стандарт минимум”, бу программалар үз эченә туклану, яшәү, трансфер һәм очкыч белән барып кайтуны, шулай ук юридик, медицина һәм квалификацияле консультатив ярдәм күрсәтүне берләштерә. Сәфәрдә вакытта аларны 40-ка якын квалификацияле имам – төркем җитәкчесе һәм төрле белгечлеккә ия 20 табиб озатып йөри: кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекционистлар. Татарстан хаҗилары өчен тәүлек әйләнәсе медицина пунктлары эшли. Хаҗга китәр алдыннан, Татарстанның барлык хаҗилары менингит һәм дифтериядән прививка ясаттылар, медицина тикшерүе үттеләр. Шулай ук Татарстан мәчетләрендә хаҗ дәресләре үткәрелде. Лекцияләрдә имамнар Согуд Гарәбстаны законнарын, Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылу кагыйдәләрен һәм бурычларын аңлатты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*