tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алтын айлы стела
Алтын айлы стела

Алтын айлы стела

Ел саен Пашат белән Семочки арасында үткәрелеп килгән Хәтер көнен К.Октябрь районы хакимияте быел 3 августка билгеләде һәм 1919 елның салкын январенда илледән артык кешенең, шул исәптә дин әһелләренең дә атып үтерелүенә 100 ел тулу сәбәпле, шушы хәвеф-хәтәрле юбилей чарасын зурлап уздырырга карар кылды.
1992-1994 елларда кече ватаны Мәдәнәдә оригиналь архитектуралы мәһабәт мәчет төзеп үзенең исемен тарихка алтын хәрефләр белән кертеп калдырган Фаиз Гильманов 1999 елда Пашат белән Семочки арасында җирләнгән шәһитләрнең якты истәлегенә бер дигән мемориаль комплекс та төзетте. Бу төзелеш проектында Работки-Порецкое автоюлыннан шәһитләр зиярәтенә кереп киткән юлга күрсәткеч итеп стела бастыру да каралган булган. Әмма ләкин финанс кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, Фаиз Абдрахманович ул вакытта стела төзүдән баш тартырга мәҗбүр була, тик шул хакта хыялын бер дә җуймый, гел күңел түрендә саклап йөртә.

– Аллага шөкер, 20 елдан соң булса да, ният кылган хыялымны төгәл тормышка ашыру мөмкинлеге биргән өчен Раббыма мең рәхмәтлемен. Шулай ук чиксез рәхмәтләремне “Универсал” төзү компаниясе җитәкчесе Равил Садековка да җиткерәм. Кайбер район түрәләреннән аермалы буларак, ул бу төзелешкә җиң сызганып алынды һәм минем сүзләремә таянып, аның уңай нәтиҗәсенә нык ышанды. Менә күрәсез, чын алтын белән капланган ярым аен да тагып куйдык инде. Тиздән кирпеч эшләре дә төгәлләнәчәк һәм ярым аен күккә чөйгән стела олы юлдан узып баручыларга биредә шәһитләр зиярәте урнашканы турында кисәтеп торачак, – дип сөйләде Фаиз әфәнде.

Әйтергә кирәк, бу җаваплы һәм саваплы эшне Байконур төзелешендә катнашкан Ибраһим абый Хайретдинов (Яңа Мочали) белән семочкилы Нуршат Файзуллин башкардылар. Ә тәкбирне җыелган халык Зур Рбишча, Семочки һәм Пашат имамнары Харис хәзрәт Исмаилов, Рәшит хәзрәт Хайретдинов һәм Марат хәзрәт Салахетдиновка ияреп әйттеләр.

– Бу чарада катнашуымны Аллаһы Тәгалә бүләге дип әйтәсем килә, чөнки очраклы рәвештә әлеге тарихи вакыйгага тарыдым һәм шул рәвешле шәһитләрне яд итүемә Раббыма мең шөкер кылам, – ди Мәскәүдән туган авылы Зур Рбишчага ялга кайткан Абдулкәрим кызы Фәүзия апа Үмәрова.

Шәһитләрнең рухына шатлык өстәгән бу куанычлы вакыйгада катнашуыбызга без дә чиксез шат һәм барча дин кардәшләребез, газета укучыларыбыз исеменнән Фаиз Абдрахман улы Гильмановка югарыда искә алып үткән барча изге гамәлләре өчен олы рәхмәтләр юллыйбыз, Аллаһы шушы эшләре өчен аны меңләгән әҗер-саваплар белән сөендерсен иде.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*