tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Дәүләт архивы “Онытылмаган истәлек бар” дигән күргәзмә тәкъдим итте
Татарстанның Дәүләт архивы “Онытылмаган истәлек бар” дигән күргәзмә тәкъдим итте

Татарстанның Дәүләт архивы “Онытылмаган истәлек бар” дигән күргәзмә тәкъдим итте

Татарстанның Дәүләт архивы республика көненә “Онытылмаган истәлек бар” дигән күргәзмә тәкъдим итте.

– Биредә Мәскәү һәм башка төбәк архивларыннан, бездә сакланган истәлекләр җыелды. Күргәзмәнең мультимедиалы булуы килүчеләргә цифрлы күчермәләрне күрергә мөмкинлек бирә. Яңа технологияләр борынгы документларны зур экраннарда укырга мөмкинлек бирә. Болгар патшаларының хатлары, Коръән, гарәп графикасындагы дәреслекләр — бу яшерен материаллар түгел, әмма без аларны төп нөхсәдә еш чыгармыйбыз. Алар революциягә кадәр бик начар кәгазьдә язылган иде, – ди Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. – Яңа мәгълүмати технологияләр ярдәмендә без аларны экраннарга чыгара алдык, Алар хәзер яхшы укыла. Киләчәктә дә без мондый онытылып баручы ядкарьләрне халыкка күрсәтер өчен тырышакчакбыз.

Күргәзмәдә катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, без тарихыбызны киләсе буынга аны җиткерергә тиеш, ди.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов күргәзмәдә һәркемгә файдалы материаллар күп җыелган, ди.

– Минем үземә республикабызның бәйсезлеге турында декларация кабул итүдә катнашырга туры килде. Безгә республика лидерлары белән уңыш елмайды. Республикада татулык хөкем сөрә. Ул елдан-ел чәчәк ата. Күпләр Татарстан кебек булырга тели, – ди ул.

Күргәзмә 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле. Ул сишәмбедән якшәмбегә кадәр иртәнге 10нан кичке 18.30 кадәр эшли.

Гөлгенә Шиһапова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*