tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә яңа мәчет ачылды
Түбән Новгород өлкәсендә яңа мәчет ачылды

Түбән Новгород өлкәсендә яңа мәчет ачылды

20 августта Түбән Новгород өлкәсенең Северный поселогында М7 «Идел» трассасында “юлчылар өчен” яңа мәчет ачу тантанасы узды.  Чарада Россия һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәте, региональ башкарма хакимият һәм милли диаспоралар вәкилләре, мәхәллә кешеләре катнашты.

Әлеге мәчетне төзү инициаторы булган Дзержинск шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамил Әхмәт улы Надюков, гыйбадәт йортының проектын эшләүдә дә һәм үз акчасына төзелгән бинаны күтәрүдә дә катнашты. Мәскәү Ислам институтын тәмамлаган Рамил хәзрәт шушы мәчетнең имам-хатибы итеп тә билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, булачак мөселман гыйбадәтханәсенең беренче ташы 2020 елның 14 сентябрендә куелган иде. Чарада катнашучылар төзелеш урынында намаз укыдылар, тәкбир әйттеләр һәм дога кылдылар. Ә инде шушы елның 26 декабрендә үк юл мәчете манарасына ярым ай урнаштырылды.

Мәчетне ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы, Мәскәү Ислам институты ректоры Дамир хәзрәт Мөхетдинов мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән җыелучыларны җылы сәламләде. “Федераль трассада мондый мәчет төзү проекты – ил күләмендә – безнең өчен уникаль. Бу төбәктә яшәүче дин тотучылар Аллаһы Тәгаләнең исеме телгә алынган, тынычлыкка, гаделлеккә, күршеләрчә мөнәсәбәтләргә өндәүче Аллаһ йортына килү мөмкинлеге алдылар. Нәкъ менә мәчетләрдән без дин тотучыларны изге гамәлләр кылырга өндибез”, – диде Дамир хәзрәт һәм мәчетләрнең рухи һәм социаль әһәмияткә ия, белем бирү һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтү үзәкләре булуы пандемия вакытында аеруча ачык күренә, дип ассызыклады. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары шулай ук татар халкының һәм гомумән мөселманнарның динен, рухи һәм мәдәни традицияләрен саклап калуда ярдәм күрсәткәннәре өчен өлкә Диния нәзарәте, төбәк җитәкчелегенә, шул исәптән мәчет ачылуда катнашкан Дзержинск шәһәр округы администрациясе эшләре идарәчесе вазифаларын башкаручы Сергей Кузнецовка рәхмәт белдерде.

Өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, чарада катнашучыларны сәламләп, мәчет ачылу – зур бәйрәм, дип ассызыклады. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен, шул исәптән, «Туган тел”не укыды. Хәйрияче,  меценат Рамил Надюков турында сөйләгәндә, ул: «Бу кеше чын-чынлап үз халкын, үз милләтен, мөселманнарны ярата. Бу – чиста иман үрнәге… Аңа киләчәктә дә үз диненә һәм халкына хезмәт итүен телибез”, – диде. Шул ук вакытта, Гаяз хәзрәт билгеләп үткәнчә, «шәһәрләрдәге мәчетләр динле булса, авыл җирлегендә башка тенденция бар – мәхәллә кешеләре артык күп түгел». Гаяз хәзрәт вәзгыять үзгәрер һәм авыл мәчетләре дә мөселманнар белән тулыр, дигән ышаныч белдерде.

«Бу “пандемия елы” күпләр өчен авыр булды, ләкин безгә карата Аллаһы Тәгалә рәхмәтен белдерде. Без кыска вакыт эчендә Аллаһы йорты салдык. Проект төзүдә һәм куллануда үзен ышанычлы һәм уңайлы итеп күрсәтте. Безнең үрнәк буенча мондый мәчетләр Россиянең башка төбәкләрендә дә төзелсен иде», – диде вакыйгага аңлатма биреп Рамил хәзрәт Надюков.

Шул ук көнне мәчеттә беренче җомга намазы да укылды.

Кадрия СӘМИУЛЛИНА.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*