tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Хәнәфи фикһына кереш” китабы чыкты
Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Хәнәфи фикһына кереш” китабы чыкты

Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Хәнәфи фикһына кереш” китабы чыкты

Шушы көннәрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты татар телендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Хәнәфи мәзһәбенә багышланган яңа китабын бастырып чыгарды. Әлеге басманың бабаларыбыз тарафыннан Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын каршылап дөнья күрүе нур өстенә нур булып тора.

Китап укучылар тарафыннан көтеп алынган әлеге хезмәтендә Татарстан мөфтие Хәнәфи мәзһәбенең һәм фикһының барлыкка килү тарихы белән таныштыра. “Хәнәфи фикһына кереш”тә автор тугры хәлифәләр һәм табигыйннәр заманыннан алып “фикһның алтын чоры”на кадәр Ислам кануннары үсешенең дәверләрен билгели. Алга таба Хәнәфи мәзһәбенең барлыкка килүе, аңа нигез салучы имам Әбү Хәнифә рахимәһуллаһи, шулай ук аның укучылары һәм аңа иярүчеләр хакында мәгълүмат бирә. Шулай ук китапта бу дини-хокукый мәктәпнең галимнәре һәм китаплары, мәзһәб барлыкка килүнең сәбәпләре, ысуллары бирелгән.

Илебездә һәм безнең төбәктә Имам Әгъзамның фикһи мәктәбе VII-IX гасырларда ук бик популяр булган һәм киң таралган. 922 елда Габбасиләр хәлифәсе Моктадирның сәркатибе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам диненең болгарлар тарафыннан рәсми рәвештә кабул ителүен теркәгән. Шул вакыттан соң Идел буе Болгар дәүләтендә, соңрак Алтын Урда һәм Казан ханлыгында Хәнәфи мәзһәбе рәсми фикһи мәктәпкә әйләнгән. Шулай итеп, Хәнәфи мәзһәбе Исламда иң киң таралган фикһ мәктәбе булып тора. Мөселманнарның күпчелеге Әбү Хәнифә рахимәһуллаһиның мәзһәбенә таяналар.

“Хәнәфи фикһына кереш” китабын “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин.

Кибет адресы: Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 6 нчы йорт. Телефон: +7 960 072-74-63.

Склад: Казан шәһәре, Газовая урамы, 14нче йорт. Телефон: +7 (966) 250-00-09.

Интернет-кибет: huzurshop.ru

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*