tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы катнашучылары “ТМК Групп” һәм “Итле Китчен” оешмалары эшчәнлеге белән танышты
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы катнашучылары “ТМК Групп” һәм “Итле Китчен” оешмалары эшчәнлеге белән танышты

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы катнашучылары “ТМК Групп” һәм “Итле Китчен” оешмалары эшчәнлеге белән танышты

Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы дәвам итә. Бүген “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы катнашучылары Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районындагы сәнәгать объектлары һәм предприятиеләре белән таныштылар.Форумның беренче көне Яшел Үзән районында урнашкан “ТМК Групп” һәм “Итле Китчен” оешмаларына экскурсия белән тәмамланды.

“ТМК Групп” – А категорияле заманча логистика үзәге. Ул саклау өчен -18 дән +18 градус аралыгында төрле температуралы режимнары булган склад бүлмәләреннән тора.

«ТМК Групп» оешмасының генераль директоры Рөстәм Галиев әлеге үзәкнең 600 тонна суытылган продукцияне төрле җирлекләргә тарату белән шөгыльләнүен белдерде.

– Безнең оешма 2020 елда, 7 ай эчендә төзелде. Биредә 160 кешегә эш урыны бар, – диде ул.

Ул шулай ук «ТМК Групп» оешмасында Россиядә беренчеләрдән булып автоматлаштырылган, компьютер ярдәмендә эш итә торган склад булдырылганын билгеләп үтте.

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районындагы “Итле Китчен» оешмасы белән дә таныштылар. Бу – төрле типтагы пакетларда әзер азык җитештерү фабрикасы.

– Әлеге фабрика 2020 елдан әзер азык-төлек продуктлары һәм ашамлыклар җитештерү белән шөгыльләнә,- диде компаниянең генераль директоры Руслан Хәйретдинов.

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы 22 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*