tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы пресс-релизы
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы пресс-релизы

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы пресс-релизы

2022 елның 20-22 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумын оештыра. Форумда Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Быел форум Казан шәһәрендә узачак.

Өч көнлек форум программасында катнашучылар өчен Яшел Үзән муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә. 22 ноябрь көнне «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» технопаркында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Эшмәкәрләр өчен башка кызыклы чаралар да каралган. 21 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы (Милли Шура әгъзалары өчен), Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү каралган. Чаралар «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*