tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты
Васил Шәйхразыев Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты

Васил Шәйхразыев Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты

Бүген Мәскәү шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашты.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин әлеге күрешәгә бик шат булуын белдерде һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасына кергән мөфтиятләр тарафыннан алып барылган эшләр, проектлар хакында сөйләде. Мөфти шулай ук 2022 нче елның декабрь аенда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чаралар билгеләнүе хакында да белдерде.

Васил Шәйхразыев 2023 елның 19-20 май көннәрендә узачак “Милли тормыш һәм дин” татар дин әһелләре форумы кысаларында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан мөфтиятләр нәшер иткән хезмәтләр күргәзмәсен оештырырга тәкъдим итте.

– Һәрвакыт, шул исәптән Конгресс съездында да, бер сүзгә басым ясыйм. Ислам татарсыз яши алыр, татар исламсыз яши алмас. Шуны истә тотып, съездтан соң конгресста да турыдан-туры дин әһелләре белән, мөфтиятләр белән эшләү өчен аерым белгеч билгеләдек, – дип белдерде Васил Шәйхразыев.

Равил хәзрәт Гайнетдин үз мөфтиятләренә бу хакта хәбәр итәчәкләрен һәм хезмәттәшлеккә чакырачакларын белдерде.