tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVII форумының тантаналы ачылышы узды
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVII форумының тантаналы ачылышы узды

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVII форумының тантаналы ачылышы узды

2024 елның 16-18 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVII форумын үткәрәчәк, анда Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрнең 14 иленнән 400 гә якын татар эшкуары катнашачак.

Бүген форумның тантаналы ачылышы булды. Делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

– Бөтендөнья татар конгрессының эшли башлавына 32 ел булды. Һәрберегез хәтерлидер, 1992 нче елда Татарстанның беренче Президенты, Россия хезмәт герое Минтимер Шәрипович Шәймиев үз вакытында указ кабул итеп, Бөтендөнья татар конгрессын төзеде. Башка оешмалар белән бергәләп без татар милләтен саклап калу өстендә эшли башладык. Без җитәкчеләргә зур рәхмәтне җиткерәбез, – диде Милли Шура рәисе. Ул шулай ук үзенең чыгышында Махсус хәрби операция һәм гуманитар ярдәм турында сөйләде.

Ачылыш тантанасында Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының медальләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*