Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле татар диаспорасы белән очраша
Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле татар диаспорасы белән очраша

Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле татар диаспорасы белән очраша

Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов татар диаспорасы белән очраша.

22 нче февральдә булачак очрашуда катнашучылар оештыру мәсьәләләре, аерым алганда, 2014 нче елда Сабан туен уздыру турында сөйләшәчәк. Чара кысаларында тулы вәкаләтле вәкил сорауларга җавап бирәчәк. Очрашу, традицион рәвештә, чәй эчү белән тәмамлана.

Оештыручылар теләкләре булганнарны актуаль проблемалар турында сөйләшүдә катнашырга чакыра. Өстәмә мәгълүмат белү өчен, tatars.paris@gmail.com электрон адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Билгеләп үтик: Франциядәге татар диаспорасы төрле чаралар үткәрә. Күптән түгел Франциядә иҗат итүче рәссам Ринат Анимаев белән очрашу булган. Шулай ук февральдә татар җәмгыяте Парижда рус мәдәнияте кичәсен уздырырга ярдәм иткән.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*