tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның иң борынгы Җәмигъ мәчетен яңадан торгызу өчен сайт ачылды
Татарстанның иң борынгы Җәмигъ мәчетен яңадан торгызу өчен сайт ачылды

Татарстанның иң борынгы Җәмигъ мәчетен яңадан торгызу өчен сайт ачылды

Татарстанның Мәдәни мирасны саклау комитеты язучы Чыңгыз Айтматовның әнисенең туган ягы – Кукмара районының Мәчкәрә авылында төзелгән Татарстанның беренче Җәмигъ мәчетен яңадан торгызу өчен сайт ачты.

«Объект бары тик хәйрия акчаларына гына торгызылачак. Бу тема Татарстанда яшәүчеләр өчен гаять мөһим. Безнең ата-бабаларыбыз кебек үк, күпләр гыйбадәтханәләр төзү һәм реставрация ясауда үз мөмкинлегенә карап катнашырга әзер. Шунлыктан «БЕРГӘЛӘП саклыйбыз» дигән тагын бер яңа проект гамәлгә ашырыла башлады. Аның максат һәм бурычлары – тарихи мәчет һәм чиркәүләрне торгызу өчен акча җыю. Бу әле яңа эш», – диде Гущин.

Аның сүзләренчә, 1 июньдә әлеге проектның интернет-сайты (naslediert.com) ачылган. Сайтта объектта башкарыла торган барлык эшләр турында мәгълүмат, фотолар һәм видеохисаплар тәкъдим ителгән. Биредә шулай ук һәйкәлнең тарихы турында мәгълүматлар һәм исәп-хисап счетының реквизитлары урнаштырылган. Мәчетне торгызу өчен акча җыюны Татарстанның Кукмара районы мөхтәсибәте оештыра.

Татарстанның Мәдәни мирасны саклау комитеты проекты XVII йөз ахыры татар архитектурасының уникаль һәйкәленә яңа тормыш бүләк итәчәк. Ике катлы кирпеч бина 1791-1793 елларда данлыклы сәүдәгәрләр династиясе башлыгы – 1нче гильдия сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев (ул үз гомерендә Казан һәм Вятка губернасы авылларында берничә дистә мәчет салдырган) акчасына төзелгән.

Мәчкәрә авылындагы мәчетне республикадан читтә дә беләләр, чөнки «Зөләйха күзләрен ача» сериалының бер өлеше биредә төшерелгән. Борынгы Аллаһ йортын төзекләндерү эшләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә алып барыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*