tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Актанышта балалар Сабан туе гөрләде

ВИДЕО: Актанышта балалар Сабан туе гөрләде

Күркәм, милли бәйрәм махсус балалар өчен тәгаенләнде. Ул Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан булуы белән дә аеруча күркәм булды. Актаныш сабыйлары бик актив катнашты, әти-әниләр дә стадион трибунасыннан ихлас йөрәктән җан атты, халык уеннары бик күп иде. Сәләтле йолдызчыкларыбыз тирә-якны җыр-моңга чорнады.

Актаныш мәгариф идарәсе, белем йортлары, Үзәк китапханә һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре балаларның күңелләрен күрде. Дуслык һәм тырыш хезмәт бәйрәменнән катнашучылар кәеф күтәренкелегендә, җәй башлануы сөенечендә таралышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*