tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Эчкен авылы укучыларын Бүләк лагеренә чакыра
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Эчкен авылы укучыларын Бүләк лагеренә чакыра

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Эчкен авылы укучыларын Бүләк лагеренә чакыра

8 майда Курган өлкәсендәге Эчкен авылында (хәзерге атамасы Юлдус – Йолдыз) янгын чыгып, 380 йортның 228е янды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илдус Һадиуллин инициативасы белән Эчкен авылы укучылары Актаныш районында урнашкан Бүләк лагереның Тел сменасында ял итәчәк.

«Бүләк лагерендә Россия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен Тел сменасы башлана. Ул 1 июньнән 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Лагерьдә Эчкен авылыннан 30 укучы һәм татар теле, әдәбияты укытучысы да булачак, укытучыга хезмәт хакы түләнәчәк. Смена Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла, Эчкен авылы балаларын да лагерьгә чакыру – министр Илсур Һадиуллинның инициативасы», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә министрлыкның төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина.

Аның әйтүенчә, җәйге каникул дәвамында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле сменалар оештыра. «Укучыларның теләге булса, аларны башка лагерьларга да урнаштырып булачак. Бүләк лагерендә беренче сменада – 125, икенче сменада – 125 бала, гомумән алганда, барлыгы 250 бала ял итәчәк. Эчкен авылы укучылары ике сменада да катнашачак», – дип аңлатты ул.

Бүләк лагерендә балалар өчен кызыклы чаралар, бәйге, мастер-класс, флешмоб, интеллекуталь уен, очрашулар оештырылачак.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*