tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ТАТАРСТАР» бәйгесе: Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева кемнәрне җиңүче итәр?
«ТАТАРСТАР» бәйгесе: Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева кемнәрне җиңүче итәр?

«ТАТАРСТАР» бәйгесе: Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева кемнәрне җиңүче итәр?

«ТАТАРСТАР» дип аталган яңа онлайн-шоу һәм җыр бәйгесенә нәтиҗәләр ясарга вакыт килеп җитте. Иртәгә, ягъни 10 июньдә онлайн-бәйгенең төп җиңүчеләре билгеле булачак.     Чара 19:00 сәгатьтә ВКонтакте соцчелтәрендә һәм Одноклассники бергәлегендә «ТАТАРСТАР» онлайн тамашасы, «Татарстан Республикасы» рәсми төркемендә узачак.

Төп җиңүчеләрне ТР халык артисты, РФнең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм РФ һәм ТР халык артисты Винера Ганиева һәм жюриның башка әгъзалары билгеләячәк.       Алдагы сайлап алулардан соң финалга 5 җырчы – Светлана Силантьева (51 яшь, Чистай),  Миләүшә Ногманова (15 яшь, Казан), Даниил Федоров (26 яшь Яшел Үзән), Динар Шәрәфетдинов (21 яшь, Казан) һәм Алёна Шишкина (21 яшь, Казан) үтте. Нәкъ менә алар финалда төп приз – клипны профессиональ төшерү һәм аның Татарстанның социаль челтәрләрендә таныту һәм “ТАТАРСТАР” онлайн тамашасы җиңүчесе титулы өчен көрәшәчәк.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*