tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан һәм Башкортстан дуслыгы хөрмәтенә Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл ачылачак
Татарстан һәм Башкортстан дуслыгы хөрмәтенә Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл ачылачак

Татарстан һәм Башкортстан дуслыгы хөрмәтенә Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл ачылачак

Татарстанда Башкортстан көннәре кысаларында язучы, шагыйрь һәм драматург Мостай Кәримгә Казанда һәйкәл ачарга ниятлиләр. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зинәтуллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Без берничә урын тәкъдим иттек, алар «Роторная» тукталышы янында Оренбург трактындагы мәйданчыкны сайлап алды. Анда зур булмаган парк һәм сквер үсеп чыгар, мөгаен», – диде даими вәкил.

Башкортстанда бөек шагыйрьнең һәйкәлен иҗат итәчәк сынчыны сайлаганнар инде. Ул эшне Мәскәүдә башкарачак.

«Әлеге һәйкәл Татарстанда туристларны җәлеп итү урыны гына түгел, ике республика арасындагы дуслык символы да булачак. Ягъни анда җыелган кешеләр һәйкәлнең безнең республикалар арасындагы дуслыкка юнәлдерелгән чара кысаларында куелуын аңлаячак», – диде Зиннәтуллин.

Шунысын да искәртик: узган елның 18 апрелендә Уфаның «Нур» татар дәүләт театры каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган иде. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Эвелина Киселёва

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*