tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таҗикстан татарлары «Дуслык» үзәгенең 30 еллыгын бәйрәм итте
Таҗикстан татарлары «Дуслык» үзәгенең 30 еллыгын бәйрәм итте

Таҗикстан татарлары «Дуслык» үзәгенең 30 еллыгын бәйрәм итте

Узган атна ахырында Дүшәнбе шәһәрендә Таҗикстанның «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге төзелүгә 30 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Әлеге чарада Дүшәнбе шәһәрендә яшәүче милләттәшләребездән кала, Нурек, Вахдат, Турсун заде, Рудаки, Гиссар, Колхозабад калаларыннан да татарлар килгән иде.

Милләттәшләребезне әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлау өчен Россиянең Таҗикстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Семен Григорьев, Бәйсез дәүләтләр берлегенең эшләре буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллеге җитәкчесе Иван Иванов, Таҗикстанның чит илләр белән дуслык һәм мәдәни мөнәсәбәтләр җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Мөшәррәфә Шәрипова килде.

Григорьев белән Иванов Россия ватандашларын берләштерү эшендә «Дуслык» җәмгыятенең әһәмиятле ролен, татар һәм башкорт халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, шулай ук үсеп килүче буынны туган телгә сакчыл караш традицияләрендә тәрбияләү буенча эшен билгеләп үтте.

Шулай ук «Дуслык»  үзәгенең 30 еллыгы белән котлау өчен Казаннан да кунаклар бар иде.  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты Гөлназ Нигъмәтуллина Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның котлавын укып, үзәккә кыйммәтле бүләк тапшырды.

“Милли күтәрелеш башланган елларда оешкан милли-мәдәни үзәк бүген өч дистә еллык юбилеен билгеләп үтә. Милли оешма өчен бу әлбәттә, бик зур дәвер. Бүгенге көндә дә милләтпәрвәрләребез тарафыннан Таҗикстан Республикасында гомер итүче халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртып изге эшләр башкарыла. “Бердәм булыйк!” шигаре белән эшләүче үзәк гореф-гадәтләрне саклап калу өчен, Сабантуй, Тукай һәм Җәлилгә багышланган чаралар, татар ашлары көннәрен, җыр һәм бию бәйгеләрен һәрдаим оештыра. Моның өчен сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.  Киләчәктә сезгә алмашка сәләтле һәм булдыклы яшьләр килүен теләп калабыз”, – диелә Васил Шәйхразыев котлавында.

Әйтергә кирәк, Казаннан килгән иҗат әһелләре Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева һәм халыкара бәйгеләр, фестивальләр лауреаты Рөстәм Егоровны милләттәшләребез аеруча җылы каршы алды. “Аларның җырлавы бу көнне татар моңына, милли җырларга сусаган ватандашларыбыз күңеленә шифалы яңгыр булып яуды, аларның рухын ныгытты, янә бер тапкыр милләтебез белән горурланырлык сәбәп барлыкка китерде”, – ди  Таҗикстанның «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Римма Хәмзина.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*