tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада татар курчагы тегү буенча мастер-класс узды
Уфада татар курчагы тегү буенча мастер-класс узды

Уфада татар курчагы тегү буенча мастер-класс узды

13 ноябрь көнне Уфада татар курчагы тегү буенча мастер-класс узды. Осталык дәресен үткәрүче Гүзәл Рамазанова әйтүенчә, татар курчагы тегү буенча очрашу оештыру теләге анда күптән барлыкка килгән,  мастер-класслар еш оештырса да, татар халкының кием үзенчәлеген, бизәкләрен аңа яңабаштан өйрәнергә туры килгән.

Очрашуга әниләр кызлары белән килеп, эш барышында тегү машинасында эшләргә өйрәнделәр, яңа җөй төрләрен үзләштерделәр, татар хатын-кызларының яшәү рәвеше, йолалар турында сүз алып бардылар.
Һәркем үз куллары белән эшләнгән татар курчагыннан кәнәгать калды.

Гүзәл Ирек кызы киләчәктә теләүчеләргә татар камзулы, чын татар калфагы ясау буенча остаханә үткәрергә дә планлаштыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*