tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел дигән дәрья бар
Тел  дигән дәрья бар

Тел дигән дәрья бар

Туймазы районы Төмәнәк мәдәният йортында үткән “Туган телем – иркә гөлем” дип аталган кичә татар теленә багышланды.

Зур бәйрәмгә авыл халкы, кунаклар килгән иде. Мәдәният йорты директоры Раушания Зарипова җитәкчелегендәге “Рухият” уен кораллары фольклор ансамблендә мәктәп укучылары шөгыльләнсә, “Төмәнәк йолдызлары”на – теләге булган һәркем йөри. “Ядкәр” – авылдагы ир-егетләрдән торган вокаль ансамбль. Аларның чыгышларын тамашачы яратып кабул итте.

Гомумән, кичәдә балаларның да, өлкәннәрнең дә бердәй катнашуы шатлыклы. Авыл мәктәбе укучылары шигырь дә укыды, дәртле биюләр дә бүләк итте, “Шатлык” балалар вокаль ансамбле халык җырларын башкарды.

Туймазыдан килгән кунаклар – “Асыльяр” вокаль һәм “Ялкын” бию ансамбльләре белән беррәттән, ут күршеләр – Шаран районының Ярәмкә авылы үзешчәннәре сәхнә тотты. Ике мәдәният йорты әнә шундый алмаш чыгышларны еш ясый.

Кичәне Ләйлә Җәмгытдинова белән Динар Муллагалиев алып барды.

Ветеран-укытучы Земфира Фәрхетдинова көндәлек тормышта туган телне куллану даирәсе кимүгә, үзебезнең сүзләр чит телдәгеләргә алмаштырылуга борчылуын белдерде. Тамашачыларның бердәм булып тел турында мәкальләрне искә төшерүе шатландырды.

Кичәнең ахырында сәхнәдәгеләр дә, тамашачылар да бердәм булып “Туган тел” җырын башкарды.

http://kiziltan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*