tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәртип» радиосының «Әниләр марафоны»нда меңгә якын кеше катнашкан
«Тәртип» радиосының «Әниләр марафоны»нда меңгә якын кеше катнашкан

«Тәртип» радиосының «Әниләр марафоны»нда меңгә якын кеше катнашкан

«Тәртип» радиосының халыкара Әниләр көне уңаеннан игълан ителгән «Әниләр марафоны»нда меңгә якын кеше катнашкан.

«Бүгенге көндә „Әниләр марафоны“ның Инстаграм аккаунтына 890 кеше язылган. Марафонның төп шарты — 21 көн буе постлар урнаштырып бару. Бүген — унберенче көн. Шушы вакыт эчендә төшеп калмыйча, көн саен яңа темаларга язма чыгаручылар 750дән артык», — диде Марафонның идея авторы Динара Әхмәт «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әйтергә кирәк, #әниләрмарафоны2021 хештегы Инстаграмдагы постларда меңнән артык тапкыр кулланылган.

«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренчә, быел марафонда дәү әниләр дә катнаша.

«Бу марафонда куйган максатыбызга ирештек дип әйтә алам. Чөнки быел дәү әниләр дә катнаша башлады. Максатыбыз дәү әниләреннән күреп үскән, ләкин язылмаган әйберләрне бүгенге буынга, балаларга җиткерү иде. Һәр гаиләнең әйтелми торган, онытыла барган үз традициясе бар бит. Марафон темалары аша гаиләләр шул гореф-гадәтләрне яңарта, исләренә төшерә. Бу бик сөендерә», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.

«Әниләр марафоны» быел өченче тапкыр үткәрелә. 21 көн дәвамында катнашучыларга Инстаграмда 21 бирем тәкъдим ителә. Бүгенгә «Мәхәббәт тарихы», «Әтиләр һәм бәбиләр», Декрет ялы», «Балалар бакчасы», «Дини тәрбия» һәм башка темаларга постлар урнаштырылган инде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*