tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш – музейлы кала. Барсаң, гомергә хәтердә кала
Тәтеш – музейлы кала. Барсаң, гомергә хәтердә кала

Тәтеш – музейлы кала. Барсаң, гомергә хәтердә кала

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова җитәкчелегендәге 30 кешелек делегация Тәтеш районында булып кайтты.

Кунакларны Тәтеш районына кергәндә үк “Ак калфак” оешмасының Тәтеш районы җитәкчесе Римма Сафиуллова каршы алды. Безнең делегация составында мәктәп директоры, балалар бакчалары мөдирләре, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр, каләм ияләре, музей хезмәткәрләре, Россия – Төркия сәүдә вәкиле, шулай ук танылган язучы Абдулла Алишның туганы Гөлшат Сөнкишева да бар иде.

Һәркемнең күңел дәфтәрендә уелып кала торган очрашу булды ул. Эльмира Ханиева осталык дәресе уздырып, калфак чигәргә өйрәтте, аларны истәлеккә бирде.
Тәтеш районының тарихи урыннары туристлык маршрутына кертелгән. Идел ярларына килеп туктаган пароходлардагы сәяхәтчеләргә Тәтеш тарихы театральләштерелгән тамаша аша күрсәтелә. Музейлардагы һәр экспонатның үз урыны кыйммәте бар. Аны милли киемнәрдә сәнгати югарылыкта күрсәтүләре сокландырды. Бу җирлектә узган гасырларда данлыклы рус-татар мәктәбе эшләгән. Аның мөдире Исхак Казаков була. Тәтеш районында абруйлы ханым, педагог, язучы Маһруй Мозаффария туган. Нәкъ биредә абруйлы галим, заманында Казан университеты ректоры булган Гыйлем Камай дөньяга килгән.

Бу яклар батырлары белән дә данлыклы. Археологик казу эшләре вакытында борынгы мәчет ташлары да табылган. Биредәге халыкның балык тоту, үрчетү аны эшкәртү белән шөгыльләнгәнлеге тарих битләрендә урын алган. Балык музее заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләнгән.

Бу җирлектә танылган Молоствовларның утарлары булганлыгын күпләр ишетеп белә булса кирәк. Барысы хакында да Тәтеш төбәге тарих музее җитәкчесе Наталья Понедельникова тәфсилләп сөйләде. Очрашу кызыклы, мәгълүматлы, файдалы итеп оештырылган иде. Кунакчыллыкларына аерым олы рәхмәт әйтәсе килә. ХIХ гасырдан сакланып калган самовардан үләнле чәйләр белән сыйлыйлар. Урамда челлә булуына карамастан, күңелләребез булып оештыручыларга да, каршы алучылырга да зур рәхмәт әйтеп кайттык Казаныбызга.

Флюра Абдуллина,
Казан кооператив институтының
Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*