tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсенең Тәүде шәһәрендә Сабан туе булды
Свердловск өлкәсенең Тәүде шәһәрендә Сабан туе булды

Свердловск өлкәсенең Тәүде шәһәрендә Сабан туе булды

27 июньдә Свердловск өлкәсенең Тәүде шәһәрендә Сабан туе булды. Бәйрәмдә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Тәүде шәһәр округы администрациясе башлыгы урынбасары Людмила Склярова катнашты.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, иҗади төркемне М.И.Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты, Гүзәлия Шахматова, Урал дәүләт хоры солистлары Элиза Махиянова һәм Рәмис Идрисов тәкъдим итте.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. Аннары ул М.И.Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Гүзәлия Шахматовага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*