tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтештә Идел ярында «Түбәтәй Tower» барлыкка киләчәк
Тәтештә Идел ярында «Түбәтәй Tower» барлыкка киләчәк

Тәтештә Идел ярында «Түбәтәй Tower» барлыкка киләчәк

Тәтештә яңа туристик объект – «Түбәәтәй Tower» төзелә. Иделнең югары ярында күзәтү манарасы «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында төзелә.

«Түбәтәй Tower» бөтен туристлык инфраструктурасы белән Төньяк урамында, Тәтештән Кама Тамагы ягына чыкканда урнашачак. Бу турыда «Авангард» яза.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин сүзләренчә, биредә күзәтү манарасы, туристлар өчен визит-үзәк, биналар һәм корылмалар комплексы урнашачак, кече архитектура формалары, парковка, контроль пункты барлыкка киләчәк, хәрәкәт схемасы, сукмак чишелеше эшләнәчәк.

Белгечләр шулай ук коммуникацияләр – электр белән тәэмин итү, су, элемтә челтәрләре, видеокүзәтү үткәрәчәк. Киләчәктә комлык зонасына кадәр төшү юлы планлаштырыла. Территорияне тәртипкә китерү шәһәр халкының фикерен һәм теләкләрен исәпкә алып планлаштырылачак.

Төзүчеләр визит-үзәккә терәк металл конструкциясе урнаштырган, территориядә тротуар юллары салынган.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов фикеренчә, уникаль объект Тәтеш районына җәлеп итеп торачак.

Бүген объектта 30 кеше эшли, белгечләр 700 квадрат метрлы конструкция урнаштырдылар. Кышын да эшне дәвам итү планлаштырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*