tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев вафат
Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев вафат

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев вафат

30 октябрь көнне безнең арабыздан Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Дунаев Николай Иван улы бакыйлыкка күчте.

Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай) 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Моннан тыш Казан мәдәният һәм сәнгать университетында профессор булып эшли, актерлык осталыгына укыта. Күренекле, киң диапазонлы артист. Аның иҗат иткән тормышчан образларына актерның шәхси йомшаклыгы хас. Артист образларының нечкә тойгыларын, психологик кичерешләрен халыкка тулысынча җиткерә ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*