tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы мәктәп укучылары өчен «Qazan Quiz» интеллектуаль уены узды
Татарстан Республикасы мәктәп укучылары өчен «Qazan Quiz» интеллектуаль уены узды

Татарстан Республикасы мәктәп укучылары өчен «Qazan Quiz» интеллектуаль уены узды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы мәктәп укучылары өчен «Qazan Quiz» интеллектуаль уенын уздырды.

Әлеге уенда Казан шәһәренең 18 мәктәбе, Татарстан Республикасының 15 районыннан 200гә якын мәктәп укучысы катнашты. Интеллектуаль уенның төп максаты – яшь буында татар теленә, мәдәниятенә һәм фәненә мәхәббәт уяту, Казан һәм район мәктәп укучылары өчен продуктив аралашу мохитен булдыру.

Чара ике өлештән торды: Милли китапханә киңлегендә «Акыл фабрикасы» мәктәбе форматында бүгенге заманда актуаль һәм яшьләр өчен кызык булган темаларга белем бирү программасы уздырылды. Катнашучыларны сәламләп Татарстан Рсепубликасының яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та чыгыш ясады.

Икенче этапта укучылар өчен IT park бинасында «Qazan Quiz» интеллектуаль уены үткәрелде. Уен концепциясе – «Neoтатар», ягъни яңа һәм иске татар реалияләрен чагыштыру, хәзерге татар яшьләренең мохите. «Qazan Quiz» уены исә берничә турдан торып, үз эченә татар мәдәниятенә, теленә, тарихына, шәхесләренә багышланган сорауларга катнашучылар уен ярышында җаваплар эзләделәр.

Укучылар арасында тупланган 20 команда арасында, нәтиҗәдә 3 команда җиңү яулады. Бар катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Киләчәктә дә әлеге форматта оештырылган уен дәвам итәр, катнашучылар саны артыр дигән өметтә калабыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*