Самарада “Ураза-2023” дип аталган гаилә бәйрәме үтте.
23 апрельдә Җәмигъ мәчете йортында балалар һәм аларның ата-аналары өчен Рамазан ае тәмамлануга багышланган зур бәйрәм узды. Чараны, гадәттәгечә, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте оештырды.
Чара булган көнне иртән иртүк кояш җиргә җылы нурларын сипте. Ә матур итеп бизәлгән бәйрәм мәйданын күреп алгач, балаларның да, аларның әти-әниләренең дә кәефләре тагын да күтәрелеп китте. Биредә нәрсә генә юк иде – төрле төстәге батутлар, карусельләр, сабын куыклары шоуы, төрледән-төрле бәйгеләр, викториналар, мастер-класслар! Әлеге күңел ачу чараларына хәтта олылар да балаларча сөенделәр.
Ачык һавада аппетит ачыла бит әле ул. Шуңа күрә, тамак ялгап алыр өчен, монда татлы мамык, кетердәп торган попкорн, хот-доглар тәкъдим ителде.
“Ураза-2023” дип аталган бу гаилә бәйрәмендә балалар сәхнәдән моңлы итеп нәшидләр башкардылар, Коръән сүрәләре укыдылар, ислам дине нигезләре буенча бәйгедә катнаштылар. Актив булганнарга “баракатик” дип исемләнгән кәгазьдән ясалган талоннар тапшырылды. Аларны берәр нинди күңел ачу чарасына яисә тәмле ризыкка алыштырырга мөмкин иде. Шулай ук бу бәйрәм “валюта”сын сатып алырга да булды. Чараны алып баручы Рәдиф Әхмәдиев әлеге акчаларның хәйриячелеккә тотылачагын хәбәр итте.
Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин барысын да бәйрәм белән тәбрикләп: “Ураза бөтенебез өчен дә зур бәйрәм булып тора. Сезнең әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз ай буена ураза тоттылар. Күп балалар исә аятьләр өйрәнделәр, һәм менә бүген без сәхнәдән моның җимешләрен күрәбез. Бүгенге чарада актив катнашуыгызга мин бик шат. Ураза бәйрәмен күңелле итеп үткәрегез, кәефегез күтәренке булсын. Дин юлыннан атлаган бала тәртипле була. Ә инде тәүфыйклы кеше тормышта бәхетле була. Шуңа күрә, хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, дәвамчыларыгызга кечкенәдән ислам рухын сеңдерегез, динебезгә мәхәббәт тәрбияләгез, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инандырыгыз. Ә сез, балалар, олыларны тыңлагыз, ислам таләпләрен үтәп яшәүчеләр исемлегендә булыгыз. Сез – безнең киләчәгебез бит, һәм ул якты булсын иде”, — дип чыгыш ясады.
Ураза гаетенә багышланган мондый гаилә бәйрәмен Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте быел дүртенче тапкыр уздырды. Ел саен әлеге чарага килүчеләрнең саны арта бара. Шунысы куанычлы ки, балалар һәрвакыт дини белемнәрен үстереп, күңел сандыкларын баетып торалар.
Ел саен бәйрәмдәге бәйгеләр дә төрлеләндерелә бара. Моның өчен милли диаспораларга һәм иганәчеләргә рәхмәт әйтергә кирәк. Алар чараны оештыруга, бүләкләр сатып алырга, тәмле ризыклар әзерләргә булышалар. Әйе, Ураза бәйрәменең асылы да шунда бит – үзеңне һәм башкаларны шатландыру, яшь буынга динебезнең кыйммәтләрен аңлату, аларда исламга карата сөю хисе тәрбияләү.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Чыганак: samtatnews.ru